2023 елның 25 октябрендә, «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында, Юл хәрәкәте иминлеге темасына «Шамил һәм аның дусларының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гадәти булмаган маҗаралары» дигән спектакле күрсәтелде. Спектакльне 1-4 сыйныф укучылары карады. Чыгыш файдалы, кызыклы һәм дә мавыктыргыч булды. Спектакльне караудан балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.