Хөрмәтле Югары Шытсу авылы халкы! 2023 елның 13 нче ноябрь көнне 9:00 сәгаттән 17:00 сәгаткә кадәр, авария булу сәбәпле, Югары Шытсу авылында су туктатылып тора.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимовичның әнисе – Галиева Рузалиянең арабыздан китүе турында кайгылы хәбәр җиткерәбез. Галиевлар гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу тантанасы дүшәмбе, 13 нче ноябрь, Саба районы, Килдебәк авылы, Набережная урамы, 8а адресы буенча якынча 13:00 сәгатьтә булачак. Мәрхүмне шулай ук Килдебәк авылында җирләячәкләр.
10 ноябрь-Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. 4 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Саба районы полиция хезмәткәре башлыгы урынбасары - шәхси состав белән эшләү буенча баш идарә җитәкчесе, Сабиров Булат Мәхмүт улы белән очраштылар.
10-12 ноябрьдә Казанда «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» УСК-сында
12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында "Татарстан өметләре" өстәл теннисы буенча төбәкара ярышлар узды.
Бу ярышларда безнең спортчылар лаеклы һәм нык көрәш күрсәттеләр! Ярышлар нәтиҗәләре буенча Латыпов Илсаф көмеш медаль иясе, шулай ук авыл җирлеге спортчылары арасында җиңүчесе булды.
2023 елның 12 ноябре, Смоленск.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фехтование буенча төбәк-ара турнир.
Алтынчы урын-Фазлыева Амалия (СабаАрена) ✊ 👏 🤺
Бүген дә өстәл теннисы буенча "Якшәмбе лигасы" югары дәрәҗәдә узды. Егерме дуэт «Көзнең татлы бүләге» өчен ярыштылар. УСК Саба-Арена турнирның 40тан артык катнашучысын кабул итте. Өченче урынны «Инсаф» дуэты, Гапдерахманов яулады.Икенче урында-Зилә Хәбибрахманованың «Паркхауз» дуэты, «Саба-Арена» дуэты - Галина Гороховатченко һәм Сафира Фәйзетдинова җиңүче булдылар.
9 ноябрьдә бөтен дөньяда Иван Сергеевич Тургеневның тууына 205 ел тулуын билгеләп үттеләр. Бу дата хөрмәтенә 11 октябрьдә Олы Нырты авыл китапханәсе балалар өчен "И.C.Тургеневның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде һәм аның биографиясе турында җентеклекләр, тормыштан кызыклы фактлар белән таныштырды. Чара барышында укучылар белән "Бежин луг" әсәреннән өзекләр укылды.
2023 елның 12 ноябре 18.00 сәгатьтән 13 ноябрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
13 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
төнлә һәм иртән томан; юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
төнлә һәм көндез 15-18 м/с көчле җил.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация