10 ноябрь-Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. 4 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Саба районы полиция хезмәткәре башлыгы урынбасары - шәхси состав белән эшләү буенча баш идарә җитәкчесе, Сабиров Булат Мәхмүт улы белән очраштылар.
Чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның полиция хезмәткәре һөнәре, бу эшнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү; полиция хезмәткәрләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Булат Мәхмүт улы балаларга полиция хезмәткәрләренең җинаятьчелеккә һәм хокук бозуларга каршы көрәш, җәмәгать тәртибен саклау, шулай ук гражданнарның шәхси иминлеге белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Ул шулай ук полиция хезмәткәренең эше авыр һәм җаваплы булуын билгеләп үтте. Полициядә эшләүчеләр, гадәттә, яшь, көчле, күнеккән спорт белән шөгыльләнүче ир-атлар һәм хатын-кызлар икәнен искәртте. Полиция хезмәткәре белән бергә балалар өйдә, урамда, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен, шулай ук махсус хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр. Булат Мәхмүт улы балаларга полиция хезмәткәрләренең атрибутларын күрсәтте. Очрашу ахырында балалар Булат Мәхмүт улына кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр һәм һәрвакыт шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.