10 ноябрьдә Югары Утар балалар йортына Атакай Артемий килде. Ул инде безнең балалар йортына беренче ел гына килми. Балалар кунакларны шатланып каршы алдылар. Атакай балаларны изге май белән майлап чыкты. Аннан соң балаларның чыгышларын тыңлады. Бүләкләр бирер алдыннан ул балалар белән иман, игелек, шәфкатьлелек, дуслык турында сөйләште. Тәрбияләнүчеләргә үз тормышыннан алынган кызыклы һәм мавыктыргыч хәлләрен сөйләде, рухи һәм дөньяви тормыш тәҗрибәсе булган кешене тыңлау кызык булды. Аралашу эчкерсез һәм җылы мөхиттә үтте. Бу кичә - күңелләргә җылылык өстәгән эчкерсез очрашу булды. Шуннан соң балалар рухани белән бергә истәлеккә фотога төштеләр.