10 май көнне Саба район үзәк китапханәсендә, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган "Сәлам, дуслар" шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Чараны Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. үзенең уй-фикерләре, теләкләре белән ачып җибәрде. Чарада китап укучыларыбыз "Сәлам, дуслар" китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, шагыйрәгә теләкләрен җиткерделәр. Тәслимә Низами үз чиратында матур шигырь, җырларын бүләк итте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Мөбәрәкова Ә.Г.да Тәслимә Низамига үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р. якташыбызга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләк тапшырды. Чара чәй табыны янында тәмамланды.
Финанс-бюджет палатасы коллективы Бөек Җиңү көненә багышланган парадта актив катнашты. Һәркемдә бары бер теләк - ил-көннәребез тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Түбән Шытсу авыл җирлеге Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Саба муниципаль районының Җиңү парадында УАЗ автомашинасы белән катнашты.
8 май көнне Түбән Шытсу авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан концерт-митинг булып узды. Концерттан соң һәйкәл янында чәчәк кую һәм агач утырту башкарылды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы"дигән патриотик акция узды.
Җиңү көне алдыннан Шәмәрдән авылында агач утырту буенча акция узды.
Югары Симет авыл җирлеге УАЗ машинасы белән Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.
8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде