9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында классик шахмат һәм шашка буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышлар Р.Г. Нәҗметдинов исемендэге шахмат мэктэбендэ 31 гыйнвардан (килү көне) 6 февральгә кадәр (китү көне). Турнирда Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Чистайдан, Лениногорскидан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 дән артык яшь шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Мөхәммәтова Софья (МБДОУ, Балачак"), Кәлимуллин Данияр(1а, Саба гимназиясе), Залилов Данияр (1б, Саба гимназиясе), Гатиятуллин Сөләймән (1а, Саба гимназиясе). Мөхәммәтова София рус шашкасы буенча 1 урын(яшенле уен) һәм шашка буенча 3 урын (классик уен).Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» атналыгы
129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән
2024 елның 05 февраленда "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2023 елда барлыгы 4614 тонналык 9978 баш мал сатып алынган. Шуннан 2263,3 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 672 млн. сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган елгы саннан 235 тоннага арткан.
5 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
8. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.
1 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ “ Мичән” бүлекчәсенең 2023 елгы эшчәнлеге буенча отчет җыелышы булды. Төрле тармак белгечләре үз эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар. Юбилярларга Авыл хуҗалыгы идарәсенең һәм Саба муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары тапшырылды
5 февральдә Юлбат мәдәният йортында «Юлбат» АХҖ ҖЧҖ хуҗалыгында 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча хисап җыелышы узды.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре алдында Россельхозбанк менеджеры Гүзәл Габделбарова банк продуктлары белән таныштырып, чыгыш ясады. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кулланучылар кредиты, рассрочка карталары, авыл хуҗалыгы ипотекасы турында хезмәткәрләр кирәкле мәгълүмат туплый һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар .
ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ФНТР КОМАНДА ЧЕМПИОНАТЫ
2024 елның 15-18 февралендә Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты узачак.
Катнашучылар
2 төркем югары лига «А» ир-атлар командасы, 1 төркем югары лига «А» хатын-кызлар командасы
Уздыру урыны - МБУ ДО «Саба-Арена» (Россия, Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы штп, М.Җәлил ур., 3 йорт).
Килү көне - 2024 елның 15 феврале.
Ярышларның баш судьясы - Исмаилов Фәрхәд Усман улы, МК, ВК (Байлар Сабасы), тел.: 8 (917)255-86-51, ярышларның баш секретаре Котдусова Диләрә Фәнис кызы 2 категория (Байлар Сабасы).
Урнаштыру һәм туклану мәсьәләләре буенча элемтә – Ахметшина Лилия Кәбир кызы, Закирова Гөлнара Муллагаян кызы, тел.: 8(843) 622-24-14.
Яшәү турында мәгълүмат
"Колос" кунакханәсе 88436225383, 650 сум һәм аннан да күбрәк.
Көллият (Раил) 89600382600, 500 сум.
Туклану:
Янәшәдә берничә кафе бар, туклану очен заказ бирергә һәм факт буенча урында тукланырга була . 16-18.02 МБУ ДО «Саба-Арена» кафесы эшләячәк.
Ничек барып җитәргә?
Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00, шофер 89625442563
Катнашу өчен гаризаларны алдан электрон адреска җибәрергә була: saba_arena@mail.ru
6 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә пластилиннан иҗади, кызыклы дәрес узды. Техника иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелде, шулай ук тулаем нерв системасына уңай йогынты ясый. Социаль хезмәт алучылар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр, матур картиналар булдырдылар.