«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» атналыгы

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

“Әллүки” балалар бакчасында бу атна «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» тематик атнасына багышлана. 6нчы февраль «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашында балалар бакчасында семинар – практикум узды. Педагогларның балалар белән уртак эшчәнлеге барышында барлык төркемнәрдә әңгәмәләр, уен ситуацияләре, традицион булмаган рәсем формасы, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча индивидуаль эш формасы, ИКТ ярдәмендә интерактив уен үткәрелде. Бергәләп оештырылган эшчәнлек барышында балалар урамнарда һәм юлларда грамоталы һәм дисциплиналы тәртипнең гомер буе кирәк булачак фән булуын үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International