Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2024 елның 22 февралендә “Саба-Арена” спорт мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Шахмат принцы -2024" турниры үткәрелде. Анда 2014 елгы һәм яшьрәк 40 малай 6 төркемгә бүленеп катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр белән, барлык катнашучылар призлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде. Турнир югары дәрәҗәдә узды һәм барысында да яхшы тәэсир калдырды.
Бүген 23 февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган фехтование буенча турнир узды. Өлкән яшьтә 1 урынны Кутдусов Шамил, 2 урынны Сөнгатуллин Айрат, 3 урынны Абдуллин Булат һәм Садиков Зөлфәт алды.
Кече яшьтә: 1 урын Абдуллин Булат, 2 урын Попов Даниил, 3 урын Алиев Михаил һәм Гүзәлов Илдан.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар призлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде. Абдуллин Фаннургә бүләкләре өчен рәхмәт.
Ватанны саклаучылар көненә Эзмә гомуми белем бирү мәктәбендә строй һәм җыр смотры узды.
Эзмә гомуми белем бирү мәктәбендә «Зарница» хәрби-спорт уены узды
21 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында автор башкаручы Илфир Искәндәров концерты булып узды.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбендә Махсус Хәрби Операция зонасында хезмәт итүче солдат белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга кыю, максатчан булырга, үз йөрәкләрендә зирәклек һәм батырлык саклауларын теләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Очрашуда шулай ук авыл җирлеге башлыгы И. Р. Ахмадуллин катнашты.
Кадерле дуслар, коллегалар, хөрмәтле ир-атлар, сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Һәрвакыт көчле, зирәк, ышанычлы, кыю, үз гаиләләренең җиңелмәс яклаучылары, үз идеяләрен, үз омтылышларын һәм тормыш принципларын саклаучылар булып калуыгызны телибез. Сезгә нык сәламәтлек, тормыш юлында зур мөмкинлекләр, армас-талмас көч, якыннарыгыз, дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегезнең көчле алкышларына лаеклы җиңүләр насыйп булсын!
23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Бу бәйрәм үз халкына, илебез иминлеге өчен хезмәт итүче батыр кешеләргә карата тиешле хөрмәт, ихтирам йөзеннән озак еллар дәвамында билгеләп үтелә. Һәр кеше әлеге юнәлештә үз өлешен кертә, Ватан алдында изге бурычын үти. Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәбез! Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз имин булсын, барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез.