ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 21-24 февралендә Екатеринбург шәһәрендә бадминтон буенча "А.Ф.Трубачев мемориалы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. "Өч йолдыз" ярышларының Рангы. Турнирда Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 354 спортчы катнашты. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 8 призлы урын яуладылар. 🥈 Сафин Әгъләм Хөсәенов Арслан (Казан) белән парда 🥈 Борһанов Данияр ялгыз категориядә 🥈 Гобәйдуллина Ралина Шахмаева Мәдинә белән (Казан) парда 🥉 Зәйниев Айназ Хәбибуллин Рушан (Алексеевск районы) белән парда 🥉🥉 Идрисов Нияз - Рәхимов Адель 🥉🥉 Борһанов Данияр - Хәбибуллина Наргиза. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренерларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән, Рәис Нургали улы җитәкчелегендәге Саба районы хакимиятенә спортчыларыбызны Бөтенроссия ярышларына йөртү мөмкинлеге өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин махсус хәрби операциядәге егетләрнең әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Аларга үзләренең ихлас иң изге теләкләрен җиткерде һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 25 февральдә Түбән Симет авыл клубында авыл халкы өчен бильярд буенча ярышлар узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты. Нәтиҗәдә, әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, искиткеч кәеф белән тәмамланды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

24 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, җавалылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте призына волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта Югары Симет, Түбән Симет, Алан, урта мәктәп командалары катнашты. Ярыш алдыннан Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Зәйнетдинов Ш.Җ.  уенчыларны бәйрәм белән котладылар. Шулай ук Зәйнетдинов Ш.Җ. Махсус Хәрби Операциядә булган егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

Волейбол ярышында

1 урынны Симет яшьләре,

2 урынны Мәктәп командасы,

3 урынны Түбән Симет һәм Алан авылы җыелма командасы алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Иштуган авыл халкы 22 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган, татар эстрадасы артистларының хәйрия концертында булдылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

25 февраль көнне “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә бадминтон буенча традицион “Якшәмбе турниры” узды. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар:

"А" төркеме парлы категориядә ярышты

1 урын - Шиһабиев Ильяс/Әхмәтшина Самина,

2 урын - Хантимерова Алиса/Багманова Камилла

3 урын - Мавлетов Булат/Кәримов Язнур.

 «В» төркеме ялгыз категориядә ярышты:

1 урын - Шәкүр Самат,

2 урын - Әхмәтшина Камилә,

3 урын - Габдрахманов Азамат.

 «С» төркеме

1 урын - Нәҗметдинов Тимур,

2 урын - Низамов Наил,

3 урын - Зиннәтуллина Әминә.

D төркеме 1 урын - Шакирова Назлыгөл,

2 урын - Кәримов Илзат,

3 урын -  Хуҗин Илдан. 

 Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде, катнашучыларга татлы призлар бирелде🥳🍫🍬 Баллы призлар өчен Саба "ПМК" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм шәхсән аның директоры Маковеев Константинга зур рәхмәт 👏💥🤝✨👍

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

24 февральдә Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына волейбол ярышы узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
     I   урын  -  Мәктәп;
    II   урын  -  Кече Кибәче 1
    III  урын  -  Олы Кибәче
    IV  урын -  Кече Кибәче 2 
     V  урынны Студентлар командасы яулады.
     Өлкән судья - Яруллин И.Х.
   Егетлэр оешкан төстә, бердәм , матур уен күрсәттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 

24 нче февраль көнне, "Саба Арена" спорт мәктәбендә Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләренең чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан һәм Әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә ир-егетләр арасында волейбол турниры булып узды.

Түбән Шытсу авыл җирлегенең волейбол буенча ир-атлар командасы район чемпионатында актив катнаша. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында "Фәнил"мәчете ачылуга 15 ел тулуга багышлап, ислам динен үстерүгә зур көч куйган авылдашыбыз Рафаэль Хабибрахман улы Шәрәфиев истәлегенә, аның йөзендә авылыбызда һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында мулла булып торган бабайларыбызның якты рухына багышлап, укучы балалар арасында "Азан әйтү" бәйгесе узды. Әлеге бәйгене үзебезнең авыл кызы "Болгар радиосы" журналисты Люция Шарафиева үткәрде.

Бәйге ике төркемдә үткәрелде: 

6-10 яшьлекләр арасында:

Ягудин Сөләйман -1 урын,

Хөснетдинов Райназ -2 нче урын.

Маланин Тимур - 3 нче урын.

11-18 яшьлекләр арасында:

Фасхетдинов Раил - 1нче урын.

Мухаметшин Сәед -3нче урынга лаек булдылар.

Мухаметзянов Әмир "Иң моңлы азан әйтүче" исеменә лаек булды. Калган катнашучы егетләребез дә азанны дөрес һәм сәнгатьле укып, осталыклары белән таң калдырдылар. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе, колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International