24 нче февраль көнне, "Саба Арена" спорт мәктәбендә Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләренең чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан һәм Әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә ир-егетләр арасында волейбол турниры булып узды."Яшьлек"яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелүче
турнирга районыбызның мәртәбәле кунаклары чакырылган иде. Алар - Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, һәм төрле елларда Әфганстан, төньяк Кавказ өлкәләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар Айрат Садиков, Ильшат Әхмәтшин,Фәнис һәм Тәбрис Вәлиевлар, Мөнир Газизуллин, Халит Шәрипов, Раиф Ягъфаровлар һәм бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташыбыз, ялга кайткан, 1233 нче номерлы хәрби - сәяси полкның командир урынбасары Инсаф Сагиров иде.
Сүз иң элек, турнирны башлап җибәрү өчен район башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗановка бирелде. Ул әлеге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга сәламәтлек, илләргә тынычлык, уенда катнашучыларга уңышлар теләде. Аннан соң вакытсыз арабыздан киткән батырларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм алар хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Волейбол ярышларында егетләр сынатмады, көне буена сузылган турнирда иң көчле командалар җиңү яулады.
1 урынга- Тимершык,
2 нче урында Саба урта мәктәбе,
3 нче урынга Юлбат командалары чыкты.
Командаларны котлап республика буенча Әфганстан һам башка локаль конфликатлардагы сугыш инвалидлары иҗтимагый оешмасының Саба районы бүлеге рәисе Ильшат Зиннур улы Әхмәтшин егетләргә рәхмәт белдерде, алга таба да уңышлар теләде.