«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә “Афәрин, егетләр!” дип исемләнгән “Аҗаган” уены үтте

2024 елның 23 феврале, җомга
Югары–Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интерна –йортында “Афәрин, егетләр!” дип исемләнгән “Аҗаган” уены үтте. 23 февраль көнне тәрбиячеләр Тимергалиева А.Н. һәм Васильева Э.Р. җитәкчелегендә “Афәрин, егетләр!” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Уен Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Бу чара патриотизм, җаваплылык тәрбияләү, сәламәт яшәу рәвешен пропагандалау, балалар арасында үзара аңлашу атмосферасы тудыру максатыннан оештырылды. Уенда 16 тәрбияләнүче катнашты. Чара башланыр алдыннан командалар тантаналы рәвештә тезелде. Беренче этапта командирлар чират буенча үз командаларын тәкъдим иттеләр.Икенче этапта катнашучылар төрле эстафеталарны уздылар. Уен барышында һәр тәрбияләнүче үзенең физик әзерлеген күрсәтте. Әлеге чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде. “Солдатлар, афәрин егетләр” спорт чарасы оешкан төстә, бердәм, кызыклы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International