Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Шахмат принцы -2024" турниры

2024 елның 24 феврале, шимбә

2024 елның 22 февралендә “Саба-Арена” спорт мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Шахмат принцы -2024" турниры үткәрелде. Анда 2014 елгы һәм яшьрәк 40 малай 6 төркемгә бүленеп катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр белән, барлык катнашучылар призлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде. Турнир югары дәрәҗәдә узды һәм барысында да яхшы тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International