Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндеру булегендә шэфкать туташы массаж курслары үткәрә.
Җәй ул – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте.Бу чарадан "Бассейн" коллективы да читтә калмады.Атлар җигеп,милли киемнәрдән,гармун моңнары чыңлатып бирнә ңыйды,халыкны Сабантуйга чыкырды!
30-31 май көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыю борынгыдан калган матур йола. Шушы көннәрдә Сабабызда Сабантуйга бүләк җыю оештырылды. Саба –Арена һәм Сабантуй спорт мәктәпләре дә әлеге чарадан читтә калмадылар. Гармун моннарына күмелеп, җырлап-биеп бик күп бүләкләр җыелды . Авыл халкы бик теләп үзенең бүләкләрен бирде һәм чын күңелдән изге теләкләрен җиткерде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 11 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Җәйне ничек күңелле генә түгел, куркынычсыз да үткәрергә? Бу хакта Сабабаш авылы ФАП фельдшеры Гөлнәзирә Сабирҗанова яшүсмерләр белән сөйләште.
Гомуми практика табибы ШУБ Шәрипова Гөлсинә Азат кызы ФАП фельдшерлары белән бергә Д. Н.Отар һәм Д. Утерняс авылларында яшәүчеләр өчен «гипертоник авырулы Пациент мәктәбе» дәресләре үткәрделәр.
30-31 нче майда Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында Сабантуена бирнә җыю йолалары башкарылды. Әлеге йолада клуб хезмәткәрләре, Мичән төп мәктәбе укучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, балалар бакчасына йөрүче балалар, авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар катнашты.
Бүген Иске Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерында, "Яшьлек" профильле сменасы эшли башлады.
Иске Икшермә территориясен төзекләндерү