Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш давыл турында кисәтү
2024 елның 4, 5 һәм 6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле +37° эсселек көтелә.
5 нче июльдә Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә
2024 елның 01 июненнән 30 июленә кадәр Россия Хезмәт министрлыгы биш еллык фаразлау чорына югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында аларны әзерләүне тәэмин итү өчен оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатыннан эш бирүчеләрдән бөтенроссия сораштыру үткәрә.
Түбән Шытсу авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше дәвам ителә. Йортларның икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүче яшь белгечләргә булачак. Бүгенге көндә "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы эчке эшләрне башкара.
Мишә авыл җирлегендә Әхмәд хәзрәт, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Һәр көн лагерьны ачу һәрвакыттагыча намаз белән башлана , балалар мөселман мультфильмын карый, алфавит өйрәнә. Шулай ук балаларга уен программасы әзерләнә, анда барысы да рәхәтләнеп катнаша.
Сораштыруга QR код яки сылтама буенча күчәргә мөмкин
Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» бинасын капиталь ремонтлау
3 июльдә индустриаль паркның икенче чиратын төзү буенча киңәшмә узды.
3 июльдә Байлар Сабасы, З.Йосыпов ур., 30 адресы буенча урнашкан музейны капиталь ремонтлау буенча чираттагы киңәшмә узды. Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән "Ремонтстройсервис" җәмгыяте тарафыннан эчке ремонт эшләре алып барыла.
2 нче июль, обелиск янында, сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган " Геройлар безнең арада " дип исемләнгән чара үтте. Тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәровна, балалар белән берлектә, Саба муниципаль районы буенча «Диңгез җыелышы" региональ иҗтимагый оешмасы советы җитәкчесе Галиев Илдус Усман улы белән очраштылар. Илдус Усман улы балаларга бу көннең беренче тапкыр 2009 елда һәм әлегә рәсми булмаган характерда билгеләнеп үтелүен әйтте. Бу көнне Гражданнар сугышыннан алып Сүриядәге операциягә һәм махсус хәрби операциягә кадәр төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алалар. Ул шулай ук дәүләтнең сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ничек ярдәм итүе, патриотик мәгърифәт мәсьәләсендә җәмгыятьнең теләктәшлек итүнең мөһимлеге, хәзерге вакытта сугыш зонасында булган сугышчыларга ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Очрашуны йомгаклап, ул балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм тәрбиячеләрне тыңларга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды.