ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

23 август көнне  Югары Симет авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

25
август, 2024 ел
якшәмбе

20 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Борынгыдан килгән хәтирәләр» исемле җыр кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

30 август-Татарстан Республикасы көне! Бу бәйрәм тынычлык һәм иминлек, Татарстан халыкларының бердәмлеге символы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, 24 августта Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш мәдәният йорты белән берлектә, "Гөлбакчадай ямьле Туган Илем, изге җирем минем - Татарстан" концерт программасын әзерләде һәм тамашачыларга тәкъдим итте. Безнең концертта татар милли җырлары һәм биюләре белән беррәттән кулга-кул тотынышып яшәүче һәм дуслык җепләрен саклаучы халыкларның әсәрләре дә яңгырады. Татарстан бүген бөтен дөньяны белә. Шуңа күрә безнең бәйрәм Ватан матурлыгы, аның казанышлары белән горурлану хисе белән тулды. Концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар!

24 август көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш, Эзмә, Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш китапханәсе белгечләре һәм үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, "Бер күрешү үзе бер гомер"исемле зур бәйрәм - авылдашлар очрашуы үткәрелде. Яшебез безне туган җиребезгә, балачак узган җиребезгә тарта. Бу еллар кеше тормышында иң күңелле еллар. Язмыш безне кая гына илтмәсен, без үзебезнең кече Ватаныбызны һәрвакыт хәтерлибез! Безнең кечкенә авылдан килгән кунаклар бик күп иде. Авылдашлар көче белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Бәйрәм дәвамында күңелгә хуш килгән матур җырлар яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар үткәрелде. Дуслар һәм авылдашлар кичәсе бик күңелле үтте, күңелле тәэсирләр калдырды!

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: "Безнең флаг бик матур - ак, зәңгәр, кызыл!». Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләр белән бизәде. Шулай итеп, бу чара конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.

Байлар Сабасының "Гаилә" паркында мәдәният бүлеге тарафыннан "Мастер-класслар көне" оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Иҗат өчен мастер-классларның төрлелеге дә зур иде. Катнашучылар канәгать калдылар. Шекше мәдәният йорты мөдире үзенең осталыгы белән уртаклашып, «Футболка дизайны» остаханәсе оештырды.

25 август көнне Эзмә мәдәният йортында «Явыз тылсымчы - тәмәке»дигән чара булып узды. Чарада шулай ук Эзмә авылы фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы да катнашты.Тәмәке тартуның организмга зарарлы йогынтысы турында һәркем белә. Шуңа да карамастан, безнең зур планетабызның һәр шәһәрендә һәм һәр торак пунктында тәмәке тартучылар күп. Көн саен хәтта бер тәмәке тартучы кеше үзенең, шулай ук үзен чолгап алган кешеләрнең сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян сала. Кызганычка каршы, һәр кеше дә тиз генә тәмәке тартуны ташларга сәләтле түгел. Кайбер кешеләр бу зарарлы гадәт белән гомер буе көрәшәләр. Тәмәкене даими куллану никотинга бәйлелек тудыра. Яшүсмерләр белән тәмәке тартуга каршы әңгәмә узды.

16 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш клуб мөдире  белән берлектә балалар өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

2024 елның 26 августы 00.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

 

26 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Югары Шытсу авылыннан Хайруллиннар гаиләсе үз биләмәләрен кышкы чорда кар сыннары белән бизәсәләр, җәйге чорда матур чәкәкләргә күмәләр. Бик тырыш һәм булдыклы гаилә. Җирлек һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда актив катнашалар. Бу елны да алар "Чәчәкле Саба" конкурсында катнашырга теләк белдерделәр. Уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International