"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты

2024 елның 25 августы, якшәмбе

16 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш клуб мөдире  белән берлектә балалар өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Беренче эш итеп Саба районының тарих музеенда, аннары Лесхоз мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй эчү, тәсбихләр тезү буенча мастер-класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау кечкенә туристларга бик нык ошады. Яшь туристлар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр һәм вакытларын бик яхшы уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International