20 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Борынгыдан килгән хәтирәләр» исемле җыр кичәсе үткәрделәр. Чарада «Ак калфак» клубына йөрүчеләр катнашты. Алар онытылган яшьлек җырларын, халык җырларын, такмакларны искә төшерделәр. Шулай ук халык уеннары уйналды. Чара бик күңелле һәм күркәм рәвештә узды.