ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2024 ел
шимбә

2024 елның 24 августында Кабан күле буенда «Печән базары» дигән татар шәһәр мәдәнияте фестивале узды. Фестивальдә "Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укытучылары булды.
Кабан күле буенда килүчеләрне зур программа көтә иде. Чарада ачык һавада кул эше эшләнмәләре дизайн-маркеты, лекторияләр, тере музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар булды.  Уңай хис-кичерешләр һәм мавыктыргыч идеяләр - киләсе яңа уку елына яңа заряд.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Балалар китапханәгә килә торган төрле төстәге журналларны карап чыгарга яраталар. Олы Кибәче авыл китапханәсендәге «Илһам " клубының чираттагы утырышында балалар алар белән якыннанрак таныштылар. Китапханәче балаларны «матбугат», «вакытлы басмалар», «эчтәлек», «Рубрика» терминнары белән таныштырды, журнал һәм газеталарның нинди төрләре булуы турында сөйләде. Аннары китапханәче «Ежик», «Саша и Маша», «Принцесса», «Салават күпере», «Сабыйга»кебек язылу буенча даими рәвештә китапханәгә килә торган балалар журналы һәм газеталарына күзәтү ясады. Балалар  вакытлы матбугат басмаларының рубрикалары, әлеге журналлар һәм газеталарда нинди танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы белән таныштылар. Балалар журналларның өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүматлар алу, фикерләүне үстерү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген белделәр.

Тэги: Мәдәният Бүлеге

 Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ак калфак» клубына йөрүчеләр өчен, Газинур Моратка 65 яшь тулу уңаеннан «Туган телгә мәдхия җырлаучы – Газинур Морат» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Аның иҗаты белән таныштырылды, шигырьләре кычкырып  укылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният Бүлеге

"Җәй китабы 2024" проекты кысаларында, Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире "Тукайлы җәй"әдәби сәгате үткәрде. Аның "Җил илә Кояш" әсәрен укыдылар, әсәр буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларын дәфтәрләргә яздылар.

Тэги: Мәдәният Бүлеге

2024 елның 23-25 августында Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы поселогында «ОНИКС» мәгариф үзәгендә сәләтле балалар өчен ОНИКС 2024 дәүләт һәм хосусый белем бирү оешмаларының актив, инициативалы педагоглары форумы үткәрелә.

Әлеге форумда катнашучылар бүген, 23 август көнне, реконструкциядән соң, яңартылган  А.Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә булдылар. Кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде, китапханәнең  тарихы, эшчәнлеге һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

23
август, 2024 ел
җомга

22 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Окна России» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты мәдәни үзәккә бәйрәм кәефе бирү һәм патриотик хисләрне белдерү. Мәдәният йорты хезмәткәрләре горурланып әләмнәрне элеп куйдылар, һәр хәрәкәткә Россиягә булган мәхәббәтләрен салдылар. Шуннан соң барлык тәрәзәләр чын патриотлык бәйрәмен тудырып, Россия триколоры төсләре белән балкыды. Флаг − безнең дәүләтнең иң төп символларының берсе. Ул Россиянең бердәмлеген, аның башка дәүләтләрдән ирекле булуын аңлата. Бу бөеклек, көч һәм безнең җиңүләр символы булып санала.

23 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, «Ватан нинди төстә?» исеме астында, Россия флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бу бәйрәмнең ничәнче елда оештырылуы, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Россиядә бер генә бөтенхалык бәйрәме дә дәүләт әләмен күтәрмичә узмый. Россия триколорының тамырлары гасырлар эченә барып тоташкан тарихы бар. Кешедә тормыш башында салынган хакыйкать билгеле, ул мәңгегә кала. Патриотлык тәрбияләү үз Ватаныңның гореф-гадәтләрен белмичә мөмкин түгел. 22 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз һәм Даныбыз»дигән танып-белү - уен программасы үткәрделәр.

Программа барышында «Миләшкәй» балалар бакчасы балалары Россия флагының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең дәүләт өчен әһәмияте турында белделәр. 

Программада «флаглар белән уен», «шарлардан флаг җыеп ал», «флагны буя» һәм башка конкурслар үткәрелде. Чара «Йөзек салыш» кызыклы уены белән тәмамланды.

Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар белән «Барысы да старт ала»дип исемләнгән велоузыш узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Яхшы һава торышы, яхшы кәеф, велосипедлар һәм дус, күңелле иптәшләр - актив һәм файдалы ял итү өчен тагын нәрсә кирәк?!Велоузышлар башланганчы балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Велосипедта йөрү сәламәтлекне генә түгел, чыдамлыкны да ныгыта. Мондый чаралар үткәрү дә балаларга җәйге каникул вакытында ял итүләрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International