Саба районы музейлар системасы хезмәткәрләре Сатыш авылы өлкәннәре белән Арча районына сәяхәт кылдылар.Сәяхәтебез педагогик көллияттә урнашкан "Әлифба" музееннан башланды. Анда без дөньяның төрле илләреннән килгән 166 әлифба китаплары һәм аларны язучы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Валитоваларның тормыш юллары белән таныштык. Юлны дәвам итеп Г. Тукай исемендәге рухи- мәгърифәт узәгенә килдек. Үзәкнең эшчәнлеге белән таныштык. Г. Курсави, Г.Камал, М.Мәһдиев музейларында булып, куп кенә мәгълумәтләр алдык. Сәяхәтебезнең ахырында "Казан арты" тарих-этнография музеенда булып, Арча тарихы белән танышып, музей хезмәткәрләре, тарих сөючеләр белән әңгәмә корып, тәжрибә уртаклаштылар.
8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 нче чакырылыш депутатларын һәм №47 Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча депутат сайлаулары булып узды. Олы Кибәче авыл җирлегендә 2 участок сайлау комиссиясе эшләде. Сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин тавыш бирүнең беренче минутларында ук үзенең гражданлык бурычын үтәп тавыш бирде. Барлык сайлаучыларга да сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!
Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Халыкара грамоталылык көне кысаларында «Грамотага өйрәнү - һәрвакыт кирәк» дигән күргәзмә — викторина оештырды. Укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, туган телнең чисталыгын һәм сөйләмнең дөреслеген саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Китапханәче балаларга орфография буенча белемнәрен практикада тикшерергә тәкъдим итте. Балалар грамматик хаталар таптылар, аерым хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һәм кызыклы грамматик «мисаллар» чиштеләр. Биремнәрне үтәгәндә сүзлекләр һәм белешмәлекләрне актив кулландылар. Балалар викторина сынауларын уңышлы уздылар. Һәрдаим укып, хәтерне ныгытып, грамоталылыкны даими арттырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әдәплелек-шәхесне яхшы гадәтләре, игелекле эшләре һәм белемлелеге белән характерлый торган характер сыйфаты. Әдәплелек дигәндә, гадәттә, кешеләр белән ихтирамлы һәм әдәпле аралаша белүне, компромисс табарга һәм капма-каршы карашларны тыңларга әзер булуны аңлыйлар. Әдәплелек яхшы гадәтләр һәм этикетны белү чагылышы булып санала. Бүген китапханәгә килгән балалар белән Әдәплелек турында сөйләштек. Чараның икенче өлешендә балалар өйдә укырга китаплар сайладылар.
Кырларда комбайнчылар Сабирҗанов Айнур, Зарипов Ленар, Яруллин Илнар,Нурисламов Айдар , Рәхматуллин Әнәс, Галиев Илхам, Газизов Исмәгыйл, Сабирҗанов Радим, ашлык ташуда Галимов Азат, Исхаков Әгъзам, Гәрәев Рәлиф, Хатипов Наил, Васильев Илнур, Николаев Руслан, Сафиуллин Мөнирләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 9 сентябре 02.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
9 сентябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Эш көннәрендә 10:00 дән 14:00 гә кадәр 8-800-201-76-10 номеры буенча бушлай профессиональ психолог консультациясен алырга мөмкин. Бу линиягә психологик ярдәм сорап 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр мөрәҗәгать итә ала.
6 сентябрь көнне Чабья-Чурча авыл клубында (күчмә китапханәдә) Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә "Кол Гали татар шагыйре һәм фикер иясе» дигән әдәби сәгать үткәрелде.Чарада катнашучылар урта гасырларның бөек шагыйре Кол Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм «Кыйсса белән Йосыф» әсәренең авторы Кол Гали бу поэманың мәдәни әһәмияте зур, һәм нәкъ менә шушы поэма ярдәмендә Кол Гали үзенең исемен мәңгеләштергән һәм шуның аркасында без бу кешенең исемен беләбез. Чара мәдәни үсеш, туган як тарихына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, горурлык һәм толерантлык хисләре максатында үткәрелде.
Күңелле, позитив, урыны-урыны белән көлкеле китапларны уку эч пошканнан, күңелсезлектән менә дигән иң яхшы дару. Бу китапларны теләсә нинди яшьтә дә, берничә тапкыр да укырга мөмкин, һәм барыбер күңелле, кызык булачак! Чөнки бу иң яхшы, иң игелекле китаплар. 6 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен “Мәктәп тарихы, күңелле, кызыклы” дигән китапханә ишегалды оештырылды. Анда балалар хозурына мәктәптә булган маҗаралар турында кызыклы хикәяләр, көлке вакыйгаларны туплаган китаплар куелды. Балалар рәхәтләнеп китаплар карадылар, үзләре белән булган кызыклы мәктәп тарихларын искә төшерделәр.
Яңалыкларны яратмый торган кеше табылырмы? Әлбәттә, юк. Барысы да бик кызыксынучан. Кызыксындырган бөтен яңа нәрсәләр турында газета-журналлар сөйләр. 6 сентябрь көнне Олы Нырты авылы китапханәсендә «Безнең матбугат бөтен мәнфәгатьләргә " дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Теләгән һәркемгә журналлар карап чыгу, кызыксындырган сораулар буенча консультация алу мөмкинлеге бирелде. Тәкъдим ителгән материаллар һәр укучыга теләсә кайсы темага үзләрен кызыксындырган мәгълүматны табарга мөмкинлек бирәчәк. Китапханәче вакытлы матбугатка кыскача күзәтү ясады. Укучыларга популяр, кызыклы һәм файдалы газета-журналлар тәкъдим итте.