«Грамотага өйрәнү - һәрвакыт кирәк»

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Халыкара грамоталылык көне кысаларында «Грамотага өйрәнү - һәрвакыт кирәк» дигән күргәзмә — викторина оештырды. Укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, туган телнең чисталыгын һәм сөйләмнең дөреслеген саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Китапханәче балаларга орфография буенча белемнәрен практикада тикшерергә тәкъдим итте. Балалар  грамматик хаталар таптылар, аерым хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һәм кызыклы грамматик «мисаллар» чиштеләр.  Биремнәрне үтәгәндә сүзлекләр һәм белешмәлекләрне актив кулландылар. Балалар викторина сынауларын уңышлы уздылар.  Һәрдаим укып,  хәтерне ныгытып, грамоталылыкны даими арттырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International