“Мәктәп тарихы, күңелле, кызыклы”

2024 елның 7 сентябре, шимбә

Күңелле, позитив, урыны-урыны белән көлкеле китапларны уку эч пошканнан, күңелсезлектән менә дигән иң яхшы дару. Бу китапларны теләсә нинди яшьтә дә, берничә тапкыр да укырга мөмкин, һәм барыбер күңелле,  кызык булачак! Чөнки бу иң яхшы, иң игелекле китаплар. 6 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен “Мәктәп тарихы, күңелле, кызыклы” дигән китапханә ишегалды оештырылды. Анда балалар хозурына мәктәптә булган маҗаралар турында кызыклы хикәяләр, көлке вакыйгаларны туплаган китаплар куелды. Балалар рәхәтләнеп китаплар карадылар, үзләре белән булган кызыклы мәктәп тарихларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International