«Игенче» ҖЧҖендә бөртеклеләрне җыю төгәлләнеп килә

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Кырларда комбайнчылар Сабирҗанов Айнур, Зарипов Ленар, Яруллин Илнар,Нурисламов Айдар , Рәхматуллин Әнәс, Галиев Илхам, Газизов Исмәгыйл, Сабирҗанов Радим, ашлык ташуда  Галимов Азат, Исхаков Әгъзам, Гәрәев Рәлиф, Хатипов Наил, Васильев Илнур, Николаев Руслан, Сафиуллин Мөнирләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү Һәм урнаштыру иң мөҺим бурыч булып тора.Иген амбарларга кергәнче бөтен этапны үтеп, тиешенчә эшкәртелә. Шуның өчен эш ике сменада оештырылган.

Баш энергетик Шаймарданов Ранур, операторлар Асадуллин Расих,  Мәҗитов Радик, Сабиров Динар, Галиев Рөстәм, Федоров Эдуард, Хөсәенов Илдарлар  ашлык киптергечләрнең дөрес эшләвен көйли.Үзтөягечтә  Шиһабиев Рифнур һәм Сабирҗанов Рафис инде беренче ел гына эшләмиләр. Яңа җыелган ашлыкны хисапчы Хөсәенова Рузия кабул итә. Рузия Хөсәенованың бурычларына ашлык үлчәү генә түгел,  тиешле документацияне алып бару да керә.

Барлык эшләр ,шушы җәмгыятьтә хезмәт куючы  югары белемле агрономнар  Галиев Нияз , Хазиев Рүзәл, склад мөдирләре Дәүләтшин Илсур  һәм Сәгыйтов Илсурлар белән  киңәшләшеп , уртак фикергә килеп эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International