ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 20 октябре 21.00 сәгатьтән 21 октябрь 10.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

21 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


19
октябрь, 2024 ел
шимбә

14 октябрь көнне Югары Симет урта мәктәбендә күп еллар эшләгән башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәбибуллина Мәдехия Миннәхмәтовна белән сыйныф очрашуы булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

18
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген гимназиянең өлкән сыйныф укучылары Саба район үзәк хастаханәсе поликлиникасы табиблары белән очрашты.

Тэги: хастаханә

18 октябрьдә «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында ЮИД җитәкчеләре өчен семинар узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бөтендөнья икмәк көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Икмәк — һәрнәрсәгә баш» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар ипинең безнең өстәлгә килгәнче  озын, катлаулы һәм мавыктыргыч юл узу тарихы белән таныштылар.

Алып баручылар икмәк белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр һәм әлеге кыйммәтле ризыкка багышланган әдәби әсәрләр белән таныштырдылар. Алар шулай ук икмәк турындагы мәкальләрнең мәгънәләрен, ни өчен бу муллык һәм хезмәт символының безнең тормышта шундый мөһим урын алып торуын аңлаттылар. Катнашучылар ишеткәннәре турында актив фикер алыштылар, үзләренең белемнәре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Бөтендөнья икмәк көненә багышланган "Икмәк - табын күрке" исемле танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында чәй эчеп утыручылар икмәкнең барлыкка килү тарихы, ипи белән бәйле йолалар һәм ышанулар белән таныштылар. Шулай ук икмәккә багышланган интеллектуаль биремнәр һәм конкурслар тәкъдим ителде! Чыннан да, икмәк - дөньяда иң кирәкле продуктларның берсе, аннан башка, мөгаен, безнең тормышыбызның бер генә көне дә үтми торгандыр. Гомер-гомергә икмәк тормыш, иминлек һәм муллык символы булган. Нәкъ менә икмәккә безнең өстәлдә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле урын бирелгән. Чара ахырында катнашучылар тәмле икмәк белән авыз иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Явлаштау авыл китапханәсе китап бирү пунктында Мишәбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән күркәм очрашу үткәрде. Китапханәче «Вакытлы матбугат илендә» исемле очрашуда балалар журналларына күзәтү ясады.

Сабыйлар өчен "Салават күпере" журналына аерым игътибар бирелде. Балалар журналны зур кызыксыну белән карадылар һәм яраткан геройларын таптылар. Аларның һәркайсы үз тәэсирләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Танып-белү өлешеннән соң балалар төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара азагында балалар журналларда очраган персонажлардан алган тәэсирләрен ясау өчен кечкенә рәссамнарга әйләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Мин һәм закон» дигән хокукый әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү. Укучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белем алуга, медицина ярдәме күрсәтүгә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Шулай ук укучыларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Аларны үтәргә: ата-аналарны тыңларга, намус белән укырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Йомгаклап, балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18нче октябрь көнне Тимершык  урта мәктәбендә Саба муниципаль районының  тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда предметара бәйләнеш» дип исемләнгән практик юнәлешле семинар-киңәшмә узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2024 елның 18 октябре 21.00 сәгатьтән 19 октябрь 10.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

19 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International