ЮИД җитәкчеләре өчен семинар

2024 елның 18 октябре, җомга

 18 октябрьдә «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе»  базасында ЮИД җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинарда хәрәкәтнең яшь инспекторлары белән эшләүнең иң нәтиҗәле формалары турында фикер алыштылар. ЮИД отрядлары җитәкчеләре балаларны юлда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән «2023/2024 уку елы йомгаклары буенча хәрәкәтнең иң яхшы яшь инспекторлары отряды һәм иң яхшы җитәкче» Республика конкурсының район этабында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International