«Вакытлы матбугат илендә»

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген Явлаштау авыл китапханәсе китап бирү пунктында Мишәбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән күркәм очрашу үткәрде. Китапханәче «Вакытлы матбугат илендә» исемле очрашуда балалар журналларына күзәтү ясады.

Сабыйлар өчен "Салават күпере" журналына аерым игътибар бирелде. Балалар журналны зур кызыксыну белән карадылар һәм яраткан геройларын таптылар. Аларның һәркайсы үз тәэсирләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Танып-белү өлешеннән соң балалар төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара азагында балалар журналларда очраган персонажлардан алган тәэсирләрен ясау өчен кечкенә рәссамнарга әйләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International