ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

21 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Матурлык, табигать һәм кеше турында» уен сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәчеләр табигать турында шигырьләр укыдылар, Шәмәрдән авылы буйлап кыскача экскурсия үткәрделәр. Катнашучылар конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, тематик шаян сорауларга җавап бирделәр. Чара вакытлы матбугатка күзәтү һәм тематик видеоролик карау белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19 октябрь көнне Иштуган авыл китапханәсендә «Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә " дигән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. Китапханә мөдире балаларга матбугатның нәрсә икәнен сөйләде, китапханә алдыра торган вакытлы матбугат басмалары белән таныштырды, иң кызыклы рубрикаларга тукталып, шулай ук балаларга ошаган басмаларны укырга тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп журналлар карадылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм гаҗәеп серләр һәм ачышлар дөньясына чумдылар. Һәркем басмаларның матурлыгын, кызыклы эчтәлеген, күңел ачу рубрикаларының күплеген: кроссвордлар, шарадлар, тестлар, комикслар булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ошаган журналларны балалар үзләре белән ала алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21 октябрьдә Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Саба территориаль оешмасында XVII хисап-сайлау конференциясе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Матур, алтын көз беркемне дә битараф калдырмый. Илһам, иҗат омтылышы, онытылмаслык кызыклы эшләр тудыру вакыты. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен гадәти булмаган мастер-класс үткәрелде. Көзге бакчадан алынган материаллар ярдәмендә  Лесхоз урта мәктәбе укучылары белән декоратив панно ясау оештырылды. Чарада катнашучы һәркем  фантазиясен үз куллары белән тормышка ашыра алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Миргазиз Укмасый юлы” дип аталган туристик маршрут буйлап килгән шагыйрьнең якташларына, аның иҗаты белән кызыксынучыларга экскурсия уздырылды. Казан кооператив институтының Татар мәдәният үзәге  җитәкчесе Флюра Галимҗан кызы Абдуллина җитәкчелегендә килгән шагыйрь Миргазиз Укмасыйның якташлары, аның иҗаты белән кызыксынучылар музейдагы һәр экспонатны кызыксынып карадылар, якташ шагыйрьләре белем алган шушы данлыклы мәдрәсәдә  басып торулары  аларда горурлык хисе уятты, шагыйрьнең аянычлы тормыш юлы, иҗаты турында да өстәмә мәгълүматлар ишеттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Агач эшләнмәләрен буяу- ин мавыктыргыч шөгыльләрнең берседер мәгаен. Мастер класс- һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен зур мөмкинлек. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Агач эшләнмәләрен буяу, төрле бизәкләр төшерүнең төрле техник үзенчәлекләре бар. Укучылар шулар белән мастер класста якыннанрак  таныштылар. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп, агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Мудрая книга о танце" темасына халык  биюе буенча ачык дәрес

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2024 елның 22 октябрь  9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Титова, Молодежная , 9 май , Комарова урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

19 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан «Я рожден с душою пылкой» дигән әдәби сәгать үткәрделәр.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Мичән авыл җирлеге Иске Мичән авылында региональ юлларны яктырту һәм юл халәкәте булдырмас өчен ООО “Төзелеш” оешмасы махсус программа нигезендә яктырту баганалары урнаштыра башлады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International