19 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан «Я рожден с душою пылкой» дигән әдәби сәгать үткәрделәр.
Балалар язучының иҗади һәм тормыш юлы турындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук Лермонтов әсәрләрендәге таныш һәм яраткан юлларын искә төшерделәр. Чара барышында Михаил Юрьевичның тормышының төрле чорларында язган шигырьләре яңгырады.
Китапханә мөдире китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.