25 ноябрь көнне ”Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге” базасында «ТВ ведущий» компетенциясе буенча «Оста – Саба» чемпионаты узды, анда 31 укучы катнашты.
Россия диңгез пехотасы көне-Ватан Кораллы Көчләре календаре буенча мөһим дата. Бәйрәм ел саен 27 ноябрьдә билгеләп үтелә, һәм бу көн РФ Кораллы көчләренең иң элиталы һәм батыр частена багышлана. Диңгез пехотасы-дәһшәтле корал гына түгел,ә батырлык, ныклык һәм үз эшенә тугрылык символы да.
Бу көн уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә мәгълүмати сәгате үткәрелде.
Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2024 елда ул 24 ноябрьгә туры килә. Бу бәйрәм - үз мәхәббәтең турында тагын бер кат әйтергә, тормыш бүләк иткән кешегә рәхмәт һәм наз сүзләрен җиткерергә менә дигән сәбәп. Бу көнне балаларына мәхәббәт, наз, игелек бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Әниләр көне уңаеннан 2024 елның 26 ноябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Әни көне» бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, шулай ук үз хисләрен шигырьләрдә белдерә алдылар. Бәйрәмдә классик язучыларның шигъри юллары, әниләр турында җырлар һәм, әлбәттә, барлык әниләрнең бәйрәм белән котлаулары яңгырады.
26 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә”, “Алтын куллар” клуб берләшмәләре өчен, иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр атналыгы уңаеннан, “Әсәрләрдә Ана образы!” дип исемләнгән әдәби котлау кичәсе үткәрелде. Чара “Әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл куярлык...” дип исемләнгән күргәзмә янында, табышмак-уен формасында үтте. Китапханәчеләр татар язучыларының әниләргә багышланган әсәрләреннән өзекләр укыдылар, ә тамашачыларыбыз язучыларны танып белделәр. Бәйрәм кичәсе һәр кешенең күңеленә хуш килде.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзара салым җыю эшенә җитди карыйлар. Коллективтагы һәркем әлеге эшнең зарурлыгын, программаның җирлекләрнең проблемаларын хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен аңлап, акчаларны вакытында тапшырды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 27 ноябре 18.00 сәгатьтән 28 ноябрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 28 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр начарлану һәм юка катлам бозлавык булуы көтелә.
"Күңел җылым бүләк итәм сиңа, әнием!” – Югары Симет мәдәният йортында шундый исемдә бәйрәм концерты узды. Ул Әниләр көненә багышланган искиткеч һәм күңелле бәйрәм, ул бөтен халыкның мәхәббәтен һәм илебездә хатын-кызларның югары ролен тануның бер дәлиле булып тора. Авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. әниләрне бәйрәм белән котлады. Кадерле әниләргә бу көнне үзләренең музыкаль бүләкләрен Әхмәдуллиннар гаиләсе буләк итте.
Мәктәптә олимпиаданы ничек үткәрергә
Юлбат авыл китапханәсе түгәрәк өстәл артында "Һәркемнең тормышы бер генә" дигән әңгәмә-диалог үткәрде. Чара тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметү һәм яшьләргә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында аңлату максатында үткәрелде.
Югары Симет авылында халыктан җыелган акчага янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзелде. Барлык төзелеш эшләрен башлап йөргән Гатауллин Айнур Газинур улына, төзелештә катнашкан һәм акчалата, техника белән ярдәм иткән ике авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.