«ТВ ведущий» компетенциясе буенча «Оста – Саба» чемпионаты

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

25 ноябрь көнне ”Сәләтле балалар өчен «ОНИКС»мәгариф үзәге” базасында «ТВ ведущий» компетенциясе буенча «Оста – Саба» чемпионаты узды, анда 31 укучы катнашты. Конкурс ике этаптан торды: теоретик һәм практик. Беренче этапта балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирделәр һәм карточкалар белән эшләделәр. Укучыларның бу өлкәдә яхшы әзерләнүләре һәм тирән белемгә ия булулары күренеп тора иде.

 Ә икенче этапта катнашучылар бер-берсеннән түбәндәге темаларга интервью алдылар: 1. Әгәр мин мәктәп директоры булсам... 2. Эшмәкәр булу җиңелме? 3. Заманча гаджетлар

Өй эше этабында укучылар төрле һөнәр ияләре белән әңгәмә корып, интервью алырга һәм 2 минутлык видеоролик яздырырга тиеш иде.

 Бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Сабабаш төп мәктәбеннән Гаптрахимов Ильяс;

II урын – Килдебәк урта мәктәбеннән Тимергалиева Лиана;

III урын – Саба гимназиясеннән Шакирҗанова Аделина.

 8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Эзмә урта мәктәбеннән Мифтахова Азалия;

II урын – Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәгеннән Гаттарова Язилә;

III урын – Сатыш урта мәктәбеннән Сабиров Алмаз.

 Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International