ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

4 апрель көнне Икшермә кадет мәктәбендә Бөтенроссия хәрби – патриотик “Аҗаган” уены үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Чисталык икеайлыгы кысаларында Түбән Шытсу авыл җирлегендә өмә үткәрелде. Өмә барышында юл кырыйларыннан чүп җыю эше башкарылды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм чисталыкны сакларга чакырабыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылыннан Мөхетдинова Сария "Волонтерлык хәрәкәтенең актив катнашучысы" тамгасы һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сария апага сәламәтлек телибез, егетләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

7 апрель көнне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

7 апрель көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы" бушлай юридик хезмәт күрсәтте. Барлыгы 13 граждан кабул ителде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

5 апрелдә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы мөдире Югары Симет урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлнар Гәрәйшовна Заһриевага багышланган "Гомерем тәлгәшләре!" дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

"Шытсу" хатын-кызлар волейбол командасы район чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Әхсәнова Руза Рәшит  кызы 1935 елның  06 апрелендә Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. Руза апаның тумыштан сөйләшү, ишетү мөмкинлеге булмаса да ул 1961 елдан Югары Шытсу  авылы егете Әсхадулла абый белән тормыш корып, бик бәхетле гомер кичерәләр. Алар  1 кыз, 1 ул  устергәннәр. Аш-суга, кул эшләренә уңган, бик тырыш  килен була Руза  апа.  Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Руза  апа бала чагыннан зурларга ияреп колхоз басуына чүп утарга һәм башка күп төрле эшләргә  йөргәннәрен хәзер дә искә алып сөйли. Гомер буе “Беренче Май” колхозында терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Руза апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.  Руза апаның бүгенге көндә 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында  килене Әлфия тәрбиясендә гомер итә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Руза апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.  Без Руза апага   балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүен телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Объектта суүткәргеч салу эшләре төгәлләнгән. Металл конструкция һәм профностил монтажлау эшләре бара. Шулай ук җылылык трассасын салу эшләре бара.

Тэги: ОКС

1, 2 төркем югары лига «А» ир-атлар командасы

2025 елның 10-13 апреленда Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты узачак.

Катнашучылар

1, 2 төркем югары лига «А» ир-атлар командасы

Уздыру урыны - МБУ ДО «Саба-Арена» (Россия, Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы штп, М.Җәлил ур., 3 йорт).

Килү көне - 2025 елның 10 апреле.

Ярышларның баш судьясы - Исмаилов Фәрхәд Усман улы, МК, ВК (Байлар Сабасы), тел.: 8 (917)255-86-51.

Урнаштыру һәм туклану мәсьәләләре буенча элемтә – Ахметшина Лилия Кэбир кызы, Закирова Гөлнара Муллагаян кызы, тел.: 8(843) 622-24-14.

Яшәү турында мәгълүмат

"Колос" кунакханәсе 88436225383.

Көллият  89600382600.

Туклану:

Янәшәдә берничә кафе бар, туклану очен  заказ бирергә һәм тукланырга факт буенча урында. 11.04.-13.04. МБУ ДО «Саба-Арена» кафесы эшләячәк.

Ничек барып җитәргә

Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00, шофер 89625442563

Катнашу өчен гаризаларны алдан электрон адреска җибәрергә була: saba_arena@mail.ru

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International