90 яшьлек юбиляр

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Әхсәнова Руза Рәшит  кызы 1935 елның  06 апрелендә Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. Руза апаның тумыштан сөйләшү, ишетү мөмкинлеге булмаса да ул 1961 елдан Югары Шытсу  авылы егете Әсхадулла абый белән тормыш корып, бик бәхетле гомер кичерәләр. Алар  1 кыз, 1 ул  устергәннәр. Аш-суга, кул эшләренә уңган, бик тырыш  килен була Руза  апа.  Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Руза  апа бала чагыннан зурларга ияреп колхоз басуына чүп утарга һәм башка күп төрле эшләргә  йөргәннәрен хәзер дә искә алып сөйли. Гомер буе “Беренче Май” колхозында терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Руза апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.  Руза апаның бүгенге көндә 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында  килене Әлфия тәрбиясендә гомер итә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Руза апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.  Без Руза апага   балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International