7 апрель көнне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Балалар белән сәламәтлекнең, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрелде, сәламәтлек темасына иллюстрацияләр һәм картиналар каралды, хәрәкәтле уеннар уйналды.
Спорт эстафеталары кызыклы һәм динамик рәвештә үтте. Уен барышында балалар ярыштылар, командаларның төгәл үтәлешенә, игътибарга юнәлтелгән төрле уеннарда катнаштылар. Һәркем үзенең көчен, җитезлеген, төгәллеген һәм тапкырлыгын күрсәтә алды. Балалар яхшы кәеф һәм күтәренке рух алдылар.