ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

   Изге Вәли көне-төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан бәйрәме. Аны үз тиңен табучылар да, үзенә тиң яр эзләүче яшь йөрәкләр дә ярата. 12 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Мәхәббәт эпидемиясе» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Шундый матур кичәне билгеләп үтәргә күп еллар инде бер – берләренә карата мәхәббәт, балаларына карата мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүче гаилә парлары да килгән иде. Яшьләргә билгеле бер сынаулар аша узарга туры килде, аларны күңелле уеннар һәм конкурслар көтә иде: «Әкияти парларны тоташтыр», «Пар тап», «Төсле йөрәкләр», «Мине тап». Кичә дәвамында мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Чара ахырында бәйрәм дискотекасы узды. Бу кичә барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 16 февральдә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми:

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2022 елның 16 февраленә фаразы:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -7..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-7˚. Юлларда бозлавык.

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар  бураннардан соң даими рәвештә кардан чистартылып тора. Эшне Явлаштау ҖЧҖ "Саба" бригадасы Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты килешүе нигезендә башкара . Ә бу юлы юллар ҖЧ «Яшен» җәмгыятеннән   җәлеп ителгән техника  ярдәмендә киңәйтелә.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Бүген Байлар Сабасында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан Әфган сугышының кан басуларыннан кайтмаган солдатларны һәм офицерларны искә алдылар. Гадәттәгечә сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада сугышчы-интернационалистлар, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы катнашты. Чарада шулай ук районның яшь армиячеләре дә катнашты. Бу истәлекле вакыйга яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү юлында мөһим адым булачак, ул вакыйгалар турында истәлекләрне саклап калачак.

12 февраль көнне Сатыш авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022»  -  «Лыжня Татарстана 2022»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14 февраль көнне Сатыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китап һәм китапханә кеше тормышында" дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында өлкән яшьтәгеләр арасында чаңгы ярышы узды. Тренерлары- Султанов Азат.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Азнакай шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Сатыш авыл егет Гарипов Язнур беренче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз! Тренеры- Ермолаев Ильдар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.  Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Теләче районы Баландыш авылы җирлеге бюджет системасы хезмәткәрләре Сатыш авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International