"Мәхәббәт эпидемиясе» - Гашыйклар көненә яшьләр өчен күңел ачу программасы

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

   Изге Вәли көне-төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан бәйрәме. Аны үз тиңен табучылар да, үзенә тиң яр эзләүче яшь йөрәкләр дә ярата. 12 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Мәхәббәт эпидемиясе» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Шундый матур кичәне билгеләп үтәргә күп еллар инде бер – берләренә карата мәхәббәт, балаларына карата мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүче гаилә парлары да килгән иде. Яшьләргә билгеле бер сынаулар аша узарга туры килде, аларны күңелле уеннар һәм конкурслар көтә иде: «Әкияти парларны тоташтыр», «Пар тап», «Төсле йөрәкләр», «Мине тап». Кичә дәвамында мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Чара ахырында бәйрәм дискотекасы узды. Бу кичә барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International