Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулы-күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имза (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.
3-НДФЛ декларациясен шәхси кабинет аша тапшыру уңайлырак. 2022 елның гыйнварыннан ел саен декларация кампаниясе бара, аның барышында гражданнар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
«Физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 09.03.2002 ел, № 48-ФЗ Федераль закон нигезендә, 14 марттан капитал амнистиясенең дүртенче этабы башланды.
Иштуган авыл җирлегендә язгы җылылык килү һәм кар эрү сәбәпле, кар сулары белән су басмасын өчен, су үтә торган торбалар, канау һәм күперне кардан чистарту буенча чаралар күрелде
Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз» бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде. 19-20 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз» үткәрелде. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән кайнар «Карга боткасы» көтә иде.
Нәврүз бәйрәмнәре халыктан бирнә җыеп һәм спонсорлар ярдәме белән үтте.
19-20 март көннәрендә 2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан "Снежный Снайпер" биатлон буенча ярышлар узды.
2022 елның 27 мартында «Хуш киләсең Нәүрүз – түрдән уз» исеме астында Нәүрүз бәйрәме уздыру планлаштырыла.
20 март көнне Югары Симет авылы клубында , язны каршы алу – “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.
22нче март көнне Арча шәһәрендә “Педагог-психолог-2022” Республика конкурсының зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә 7 районның педагог-психологлары көч сынашты. Саба районы данын беренче номерлы Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасыннан Шакирова Люция Тимербаевна яклады һәм 3 урынга лаек булды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә.