ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

   2 апрель конне  Тенеки авыл клубында  Олы Нырты  мәдәният хезмәткәрләре   үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      2нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсенең “Аргамак” картодромы территориясендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Районыбызда оешмалар арасында ел да матур иҗади бәйге-ярышлар узып тора. Төрле һөнәр ияләре җыр, театр, бию һәм сәнгать төрләрендә үзләрен сыныйлар, осталыкларын күрсәтәләр.

2022 нче ел Саба районында оешмалар арасында “Җырлыйк әле!” дип аталган шоу-проект буларак игълан ителде, биредә төрле оешмаларда хезмәт куючылар үзләренең татар сәнгатен өлкәсендә булган белемнәрен һәм талантларын күрсәттеләр.

1 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең  һәм 129 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге коллективлары хезмәткәрләре тарафыннан Мамалай авылы мәдәният йортында “Җырлыйк әле!” бәйгесе булып узды. Тамаша башланырга ярты сәгать кала залда алма төшәрлек урын да булмады, халык моны түсемсезлек белән көтте. Тамаша өч турдан торды, катнашучылар татар халык, ретро һәм заманча җырлардан торган тезмәләрнең исемнәрен атарга һәм үзләренә тиешле баллны алырга тиешләр иде. Ә залдагы тамашачы экрандагы җырның текстына күз салып, катнашучылар белән бергә җыр-моң дәрьясына чумып утырды.

Бәйге булгач җиңүче дә буладыр инде, Мамалай авылыннан Хәмдүнә Фәйзрахманова шоу-проектның җиңүчесе булды һәм барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнделәр. Чара бәхет һәм шатлык теләп тәмамланды, барлык тамашачылар да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар!

Тэги: Мәгариф идарәсе

4 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Мөгезле кияүләр» дип исемләнгән шоу-тамаша булып узды. Программа мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары белән берлектә әзерләнгән иде. Тамашада авыл егетләре – Ямил, Галим, Исмаил һәм Шәкүрнең чибәр Диләфрүзгә гашыйк булулары турында сөйләнелде. Егетләрнең һәрберсе кызның йөрәген яуларга тырышты. Актерларның искиткеч уены беркемне дә битараф калдырмады. Рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр. Соңыннан рәхмәт сүзләре белән мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шоу-тамаша бик бай булды, бер сулышта узды. Сәхнәгә куючы режиссер Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шакирова Альфира Әхәт кызы.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

 4 нче апрель көнне район   китапханәсенә Югары Утар интернат-йорты балалары килде. Китапханәгә  килеп керүгә аларны әкият геройлары  каршы алды. Китапханәчеләр кызыклы бәйрәм әзерләделәр, «Теремкәй» әкиятен сәхнәләштереп  күрсәттеләр. Клоуннар күрсәткән фокусларны да балалар кызыксынып күзәттеләр.Чара барышында  балалар матур бизәлгән китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Балаларның  хис-кичерешләреннән күренгәнчә әлеге очрашу аларга бик ошады.

Тэги: Мәдәнит бүлеге (Саба район китапханәсе)

Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары кардан һәм боздан чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Районыбызда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде. Тимершык авыл җирлеге командасы  1 урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2022 елның 29 һәм 31 март көннәрендә  “Ямьле” яр буенда «Сабантуй» спорт мәктәбененең биатлон түгәрәгенә йөрүче балалар арасында   беренчелек булып узды.

Арташ авыл җирлегендә Фәләхов Рифат Мәүлит улы истәлегенә ачык турнир үткәрелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

     Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын ябу тантанасы булып узды. Җиңү өчен Россиянең 71 регионыннан 300 гә якын укучы көч сынашты. Олимпиада 3 этапта уздырылды: беренче язма тур (эссе язу), тест биремнәрен үз эченә алган икенче язма тур; өченче телдән тур. 3нче апрельдә олимпиадага йомгак ясалды. Тимершык урта мәктәбенең 10нчы сыйныф  укучысы Дәүләтов Баязит (укытучысы Зарипова З.Ф.) бу олимпиадада призер булды. Баязитны һәм аның укытучысы Зөлфия Фидәилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, үсеш һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International