ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

1 май көнне «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» уңаеннан Эзмә мәдәният йорты ишегалдында «Чәчәк ата ямьле май» исеме астында акбур белән рәсем ясау конкурсы булып узды. Яз-елның иң матур чоры, әмма май ае аеруча яхшы. Безнең әби - бабайларыбыз бу көн килеп җитүгә сөенсен өчен күп көч куйдылар. Барысы да җылылык, кояш һәм чын яз килүенә шатланалар. Язның өченче ае җәйгә иң якын, нәкъ менә шул вакытта һава торышы гына түгел, кәеф тә яхшыра. Балалар 1 май кебек матур бәйрәм турында тагын бер кат искә төшерделәр. 1 май шулкадәр якты һәм игелекле бәйрәм бит.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Хөрмәтле Саба районы мөселманнары!

29 нчы апрель көнне Килдебәк авыл җирлегендәге юл тирәләрен чүпләрдән арындыру оештырылды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

1
май, 2022 ел
якшәмбе

30 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, ТР шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча икеайлык кысаларында, учреждение территориясендә өмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

2 май 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 2 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

30 апрель көнне «Олимп» спорт мәктәбе, Спорт комплексы, «Саба» йөзү бассейны- МБУ хезмәткәрләре "САБА" паркы территориясен чүп-чардан, яфраклардан, коры үләннән чистарту буенча эш оештырдылар. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләре белән канәгать калдылар.

Курсабаш авыл җирлегендә өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүптән чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

      Үзебез эшләгән, хезмәт куйган оешмабызның чиста, тәртиптә булуы, үзебезнең ни дәрәҗәдә тәртипле, әхлаклы булуыбызны күрсәтә. Җирләр кардан ачылу белән, территориябезне , тирә-якны  чүптән арындыру,чистарту   бер изге гамәл  булып тора. Шушы максаттан 30 нчы апрель көнне " Игенче" ҖЧҖ дә өмәләр узды. Чүп-чар, коры яфракларны җыештыру буенча зур эш башкарылды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, барысы да үз-үзләреннән һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International