Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү
2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 3-НДФЛ декларациясен түбәндәге керемнәр алган затлар тапшырырга тиеш:
Бистәдә урнашкан оешма, учреждение, предприятиеләрдә эшләүчеләр, шимбә көн өмәләрен көтеп тормыйча, эштән буш вакытларында үз территорияләрен чистарту эшен алып баралар.
«Көнчыгыш» автовокзалыннан Казан шәһәре, Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча «Казан - Байлар Сабасы"төбәкара маршруты буенча автобуслар йөриячәк.
«26» апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Чернобыль безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән тематик сәгать узды. 36 ел элек нәкъ менә 1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында зур фаҗига була. Күп еллар узгач, бу көн кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз тормышларын куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарган кешеләр алдында түләнмәгән бурычлары турында уйланырга мәҗбүр итә. Балаларга Чернобыль фаҗигасе, Чернобыль АЭС нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр турында сөйләделәр. Фаҗига турындагы хәтер халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас яра булып калачак.
Пушкин картасы нигезендә 26 нче апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе белән берлектә "Безнең уен" дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Уенда Саба сәләтле балалар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеныбыз 5 өлештән торды, һәр өлештә 4 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Саба район балалар китапханәсе дә Саба гимназиясенең 1 “Е” сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Билалова А.А.) Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган “И туган тел, и матур тел...” дип исемләнгән башваткыч уены үткәрде. Чара “Бишек” җырын сәхнәләштерү белән башланып китте. “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Укучылар әдәби чара аша шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чара татар халкының гимннына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы татар халкының горурлыгы. Г.Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан буыннарга җиткереп бару безнең изге бурычыбыз.
26 апрель көнне район мәдәният йортында Р.Сәгъдинең «Соңгы шүрәле» китабы буенча район мәдәният йортының «Сәяхәт» балалар театр коллективы куелышында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган спектакль күрсәтелде.
Мәктәп укучыларында цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алдан һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, 26 апрель көнне Байлар Сабасы «Сәләтле балалар өчен мәктәп- интернаты»нда - «Ясалма интеллект” темасына цифрлы дәрес булып узды. Әлеге дәреснең максаты: белем бирү юнәлеше һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру күнекмәләрен һәм IT- индустриянең төп юнәлешләрен популярлаштыруга ярдәм итү. Чараны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, икътисад бүлеге җитәкчесе М. М. Баһманов ачып җибәрде. Ул ясалма интеллект - технология, роботлаштырылган техника, аналитик системаны кеше буларак акыл белән уйлау ысулларын өйрәнүче заманча фән юнәлеше турында сөйләде. Марат Мансурович шулай ук Байлар Сабасында IT-Парк ачылуын һәм аның эшчәнлеге һәм цифрлаштыру буенча Татарстан рейтингында Саба районы нинди урын алып торуын билгеләп үтте. Дәрес кысаларында укучылар ясалма интеллект турында видео язма карадылар. Шуннан соң үзләре дә ясалма интеллект буенча тренажер биремнәрен үтәделәр.