Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик
күренешләр комплексы турында кисәтү
27 апрель 12 сәгатьтән 28 апрель 06 сәгатькә кадәр.
Көннең икенче яртысында һәм 27 апрельдә кич белән, 2022 елның 28 апрелендә төнлә ( 27 апрель 12 сәгатьтән 28 апрель 06 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән күк күкрәү, яшенле көчле яңгырлар, боз, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр , урыны белән 24 метрга кадәр (Казанда 27 апрельдә 16-23 сәгатьләрдә) көчле җил көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.