Халык уеннары- ул безнең балачак, безнең традицияләр. Кем хәтерли үзгәрмәс качышлы, куышлы уеннарын. Алар кайчан барлыкка килде? Кем уйлап тапкан бу уеннарны? Бу сорауга бары тик бер генә җавап: алар халык тарафыннан булдырылган, шулай ук әкиятләр һәм җырлар. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр белән "халык уеннары"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. "Яулык", "өченче артык", "Без, без ,без, идек", "ручек", "Кошки-мышки", "Алтын капкалар"," Ал кирәк, гөл кирәк"кебек бәйгеләрдә катнашучылар бер-бер артлы басып, рәхәтләнеп уйнадылар. Катнашучыларның һәркайсы үзләрен җитезлек, зирәклек, хәрәкәтчәнлек һәм үзгәргән хәлләргә тиз арада җавап бирә белүләрен тикшерде. Мондый чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бик мөһим. Халык уеннары акыл, характер, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый, әхлакый хисләрне үстерә, физик яктан ныгыта, рухи кәеф, халык иҗатына карата кызыксыну тудыра.
Безнең көннәрдә балаларны Ватан мәдәнияте һәм тарихы хәзинәләренә тарту, туган һәм үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкы һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү бик мөһим. Фольклор - халык зирәклеге хәзинәсе, бу безгә башка чорлардан килгән мөрәҗәгать, күңелләребез һәм намусыбыз өчен борчылу һәм чаң кагу. 9 июнь көнне, Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, Иштуган авыл мәдәният йортында балалар өчен «уен әйлән-бәйлән " фольклор программасы булып узды, анда без үсеп килүче буынны халык гореф-гадәтләре белән таныштырырга, халык уеннары һәм әйлән-бәйлән уеннары белән таныштырырга тырыштык. Без балаларны урамда каршы алдык һәм барыбызны да "әйлән-бәйлән" уйнарга чакырдык. Музыка астында катнашучылар «әйлән-бәйләндә без булдык»дигән әйлән-бәйлән оештырдылар. Аннан соң табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр белемнәрен күрсәттеләр. Барлык материал балаларга уен формасында бирелде. Балалар бик теләп халык уеннарын уйнадылар, алар өчен "Как у дяди Трифона", "Ручеек", "Яшерәм яулык", "Горелки", "Самовар", "Кәрия-Зәрия". Балалар халык уеннары бик күп төрле һәм үз-үзләренә игелек китерүләренә инандылар.
Үлән чабу – теләсә кайсы территорияне төзекләндерү буенча иң мөһим чараларның берсе. Чабылмаган җирләр, тиз үсә торган чүп үләннәре өчен бик уңай җирлеккә әверелә. Алар белән көрәшнең нәтиҗәлелеге вакытка бәйле – аларны үз вакытында чабу. Шулай ук узган елдан калган коры үләннәр кояш астында җиңел янып китучән була, бу үз чиратында янгын куркынычы очракларын арттыра.
Балык тоту уеннына
Чакыра «Сабагаз»лар!
Рәхәтләнеп куңел ачып
Сабантуй буләге отып,
Бергә ял итик, дуслар.
Җәй – искиткеч вакыт. Балалар түземсезлек белән каникул башлануын көтә. Балаларны яклау көне – бәйрәм оештыру өчен менә дигән форсат. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган "Планета елмай – объективта җәй" дип исемләнгән күңел ачу-уен чарасы үткәрделәр. Алып баручылар балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котладылар, «дуслык» темасына викторина үткәрделәр. Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәп, үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте, программа ахырында барлык балалар да призлар белән бүләкләнде.
Татарстан Росреестры элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели торган Федераль законны гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарды.
2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Ростуризм башлыгы хәбәр иткәнчә, быел балалар өчен кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып киткән. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, ә программада катнашучы лагерьларга йөкләнеш 90% тәшкил итә. Җәйгә юлламаларның күп өлеше сатылуын исәпкә алып, без программа буенча юлламалар сатуны бер атнадан, ягъни 14-15 июнь төнендә тәмамлыйбыз.
ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара.
8 июнь көнне Кукмарада "Нечкәбил" конкурсының зона туры булып узды. Саба районы данын Югары Шытсу авыл клубы мөдире Шәрифулла Гөлнар яклады һәм уңышлы чыгыш ясап дипломга лаек булды. Казан шәһәрендә үтәчәк республика зонасында аңа зур уңышлар телибез.