Медицина хезмәткәре көне-медицина персоналының һөнәри бәйрәме. Бәйрәмдә табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, фәнни хезмәткәрләр, медицина оешмаларының ярдәмче персоналы, аларның туганнары һәм дуслары катнаша.
Россиядә бәйрәм ел саен июньнең өченче якшәмбе көнендә билгеләп үтелә. 2022 нче елда медицина хезмәткәре көне 19 нче июньгә туры килә һәм 41 нче тапкыр билгеләп үткәрелә. Бәйрәмнең асылы-үз тормышын медицина эшчәнлегенә багышлаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү.
“Яшь Гвардия” Саба төбәк бүлеге инициативасы һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге ярдәме белән Саба үзәк шифаханәсе медицина персоналын медицина хезмәткәре көне белән котлау оештырылды. Саба үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул иттеләр. Саба районының Яшь Гвардия оешмасы җитәкчесе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең 8 нче номерлы беренчел бүлеге секретаре Айнур Халиев Саба үзәк шифаханәсе медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, бүләкләр тапшырды.
"Саба районының Яшь Гвардиясенә рәхмәт. Без «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшлибез. Саба үзәк шифаханәсе коллективы исеменнән рәхмәт белдерәбез!",- дип тәэсирләре белән уртаклашты Саба үзәк шифаханәсе клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Илмира Гайнуллина.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
16 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты, укытучылар белән берлектә, халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган “Мәкальләр юкка гына әйтелми” дигән викторина үткәрделәр
17 июнь көнне Саба Үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, “Әдәби алан” проекты кысаларында, “Җәйге китапханә-2022” ачылыш тантанасын билгеләп үтте. Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Микки Маус, Лунтик булдылар. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар, мастер- класслар белән үрелеп барды, балаларга төрле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук уку елы дәверендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнашкан җиңүчеләрне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләп узды.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
17 июнь көнне 21 сәгатьтән 18 июнь 21 сәгатькә кадәр.
2022 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез һәм кич көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәрге җил белән күк күкрәү көтелә .
17 июнь көнне Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Бу Бу ваемсыз вакыт белән саубуллашу да, кызыклы һәм мавыктыргыч белем дөньясына чуму да, олы,мәктәп тормышына аяк басу да.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулы-күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.
15 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә дару үләннәре җыю оештырылды. Үләннәр белән дәвалау бактериягә каршы, вируска каршы, аллергиягә каршы нәтиҗә бирә, авыртуны баса һәм иммунитетка уңай йогынты ясый.