Медицина хезмәткәре көне-медицина персоналының һөнәри бәйрәме. Бәйрәмдә табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, фәнни хезмәткәрләр, медицина оешмаларының ярдәмче персоналы, аларның туганнары һәм дуслары катнаша.
Россиядә бәйрәм ел саен июньнең өченче якшәмбе көнендә билгеләп үтелә. 2022 нче елда медицина хезмәткәре көне 19 нче июньгә туры килә һәм 41 нче тапкыр билгеләп үткәрелә. Бәйрәмнең асылы-үз тормышын медицина эшчәнлегенә багышлаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү.
“Яшь Гвардия” Саба төбәк бүлеге инициативасы һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге ярдәме белән Саба үзәк шифаханәсе медицина персоналын медицина хезмәткәре көне белән котлау оештырылды. Саба үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул иттеләр. Саба районының Яшь Гвардия оешмасы җитәкчесе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең 8 нче номерлы беренчел бүлеге секретаре Айнур Халиев Саба үзәк шифаханәсе медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, бүләкләр тапшырды.
"Саба районының Яшь Гвардиясенә рәхмәт. Без «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшлибез. Саба үзәк шифаханәсе коллективы исеменнән рәхмәт белдерәбез!",- дип тәэсирләре белән уртаклашты Саба үзәк шифаханәсе клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Илмира Гайнуллина.