ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 Һәр тугызынчы сыйныф укучысы тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел — төп гомуми белем турында беренче документны тапшыру. Балачагы, мәктәп шаярулары, шау — шулы үзгәрешләр артта калды, ә алда сайлау-10 сыйныф яки һөнәри белем.
     7 июль көнне районыбыз мәктәпләрендә төп гомуми белем бирү аттестатларын тапшыру тантаналары узды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын  аттестат алу белән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Хәерле юллар, чыгарылыш сыйныф укучылары. Сезнең теләкләрегез, планнар һәм хыялларыгыз чынга ашсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе

В д.Елышево выполняется работа по ремонту каптажа родника. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл зиратында койма тоту эшләре тәмамланды. Әлеге эш үзара салым акчалары хисабына башкарылды. Барлыгы 87 м.озынлыктагы койма яңартылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Кичә, 6 июль көнне, Байлар Сабасы ш. т. б. «Олимп» футбол кырында ирләр командалары арасында футбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды

Саба муниципаль районының Казанче Бигәнәй авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш башланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 июль көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Сатыш библиотека хезмәткәре белән берлектә, "Минем гаиләм - бәхетле мизгелләр" дип исемләнгән чара уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә  чишмәгә сәяхәт кылдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш-ул ел саен үткәрелә торган процесс, анда 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге яшьләрне "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон белән регламентлана торган мәҗбүри хәрби хезмәткә озаталар. Быел Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Гайнетдинов Илгизәр һәм Шәяхмәтов Раил Армия сафларына чакырылдылар. Ә менә дүрт солдат - Хөснуллин Илназ, Мәхмүтов Әлфис, Нәбиуллин Гадел, Гарипов Рафис армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннән соң өйләренә кайттылар. Аларны дуслары, туганнары шатланып каршы алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Татарстан Росреестры«Росреестрның электрон мәктәбе»мәгълүмати сәхифәсен башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International