ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 20 июле

2022 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 15-18 метрга кадәр).

Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Питрау-керәшеннәрнең халык бәйрәме. Бәйрәмне июль урталарында үткәрәләр. Изге апостоллар Петр һәм Павел көненә яки, аны әлек атаганча, 12 июльдә православие дине вәкилләре билгеләп үтә торган Питрау көненә (шуннан «Питрау» исеме дә) багышланган бәйрәм. Иртәдән күңел ача башлаган Каравон яки Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантаналар көннең икенче яртысында башлана, ә төн уртасында тәмамлана. Шуңа күрә Питрауны шулай ук «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Пенсия фондына телефон аша консультация сорап мөрәҗәгать иткән татарстанлыларның 50% ы  кодлы сүз кулланды.

 


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 16 июлендә Питрәч авылында "Скорлупино"Бөтенроссия фестивале узды.

Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында диңгез һәм океаннарда яшәүчеләргә багышланган тематик атна тәмамланды. Атна кысаларында тәрбияләнүчеләр су асты патшалыгы һәм анда яшәүчеләр турында күп яңалык белделәр, су белән тәҗрибәләр үткәрделәр, Нептун көнендә катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:


Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

18 июль кичендә, 2022 елның 19 июлендә төнлә һәм көндез.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 июль кичендә, 2022 елның 19 июлендә төнлә һәм көндез (18 июльнең 20 сәгатьтән 19 июльгә кадәр) урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, яңгыр, боз, көчле җил тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Быелгы җәй Татарстан Республикасының Саба районы Көек авылында туып үскән,  Дәминова Фәнәҗәт Гарип кызы өчен шатлыклы вакыйга белән башланып китте. Район хакимияте, авыл җирлеге башлыгы, социаль хезмәткәр ярдәме белән аңа яңа йорт ачкычлары тапшырылды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге яңа йорт

17 июль көнне Сабай авыл клубында Сабай авылы имам-хатыйбы Галиәкбәров Фәрхулла белән очрашу булды. Ул дога укыды, балалар да үзләренең белгән догаларын сөйләделәр. Очрашу бик кызыклы булды, бер үк вакытта мәчеткә дә бардылар. Ул балаларга үзенең яхшы теләкләрен әйтеп саубуллашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

16 июль көнне ай саен үткәрелә торган «Бизнесмен көне»дигэн чара уткэрелде. Әлеге эшлекле уенның максаты: бергәләп эшләргә, үз эшене ахырына кадәр башкарырга, чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәт тәрбияләргә өйрәтү, балаларда шәхси сыйфатлар ачу иде. Җиңүчеләрдэ билгелэнде: 1 урын-Туктарова София, Минхәирова Камилла, 2 урын – Смирнов Алексей, 3 урын – Каммерцель Эмилия, Минхәирова Эмилия.

 

.

Тэги: осз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International