Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр.

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Питрау-керәшеннәрнең халык бәйрәме. Бәйрәмне июль урталарында үткәрәләр. Изге апостоллар Петр һәм Павел көненә яки, аны әлек атаганча, 12 июльдә православие дине вәкилләре билгеләп үтә торган Питрау көненә (шуннан «Питрау» исеме дә) багышланган бәйрәм. Иртәдән күңел ача башлаган Каравон яки Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантаналар көннең икенче яртысында башлана, ә төн уртасында тәмамлана. Шуңа күрә Питрауны шулай ук «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International