30 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Кукмара районыннан, Зур Сәрдек командасы;
2 урын-Саба;
3 урын-Бигәнәй;
4 урын-Сатыш-2;
5-8 урын-Сатыш-1;
5-8 урын-Тимершык.
5-6 урын-Симет;
5-6 урын-Теләче.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган
В д.Верхние Шитцы идет строительство жилого дома по государственной программе. На сегодняшний день ведутся внутриотделочные работы. Работу выполняет ООО "ПМК-159".
30 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Бигәнәй командасы;
2 урын-Шәдке;
3 урын-Теләче;
4 урын-Саба;
5 урын-Симет.
Бигәнәй яшьләренә турнирны һәм спонсорларга оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин
1 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе белән берлектә, Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездында катнаштылар, конгресс кунаклары алдында "Казан Экспо" үзәгендә "Гасырлар кайтавазы - гаилә тарихында" дигән 3 нче мәйданчыгында чыгыш ясадылар. Коллектив Ахунҗановлар гаиләсе тарихына багышланган музыкаль-әдәби композиция тәкъдим итте.
Мингәр авыл китапханәсендә " Мин-күңелле карапуз, тәмле, шатлыклы карбыз!» исемләнгән чара үтте. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Китапханәче Мөбәрәкова Алия балаларга арбузның туган ягы – Көньяк Африка, ул анда әле дә кыргый кыяфәттә очрый, дип сөйләде. Карбыз бик файдалы ризык. Карбыздан бик күп тәмле ризыклар әзерләргә була. Балалар карбыз турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар өчен төп сюрприз-татлы сый булды, алар тәмле карбыз белән сыйландылар. Барысына да тәмле һәм күңелле булды.
Үзенең пенсия хокукларын формалаштыруны 55 меңнән артык татарстанлы күзәтә.
Кече Кибәче авылында иске электр баганалары яңага алыштырылды. Эшне "Сетевая компания" оешмасы башкарды.
2022 нче елның 2 нче августында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында административ комиссия рәисе Ишниязов Марат Рашатович административ комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде, анда 2 административ эш каралды.