Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездында катнашу

2022 елның 2 августы, сишәмбе

1 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе белән берлектә, Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездында катнаштылар, конгресс кунаклары алдында "Казан Экспо"  үзәгендә  "Гасырлар кайтавазы - гаилә тарихында" дигән 3 нче мәйданчыгында чыгыш ясадылар. Коллектив Ахунҗановлар гаиләсе тарихына багышланган музыкаль-әдәби композиция тәкъдим итте. Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады. Ә моның алдыннан фойеда , һөнәрчелек, нәселдән-нәселгә күчкән, кулдан эшләнгән  борынгы әйберләрдән күргәзмә куелган иде. Биредә дә Ахунҗановлар үзләрен лаеклы күрсәттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International