Шәмәрдән авыл җирлегендә Ф. Кәрим урамы 15,17,19 йортлары ишегалларында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләрен тәмамладылар
29 нчы июль көнне «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында Физкультурачы көненә багышланган рапираларда фехтование буенча Саба муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды
Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасының балалары, Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар. Иң элек, балалар искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр балаларыбызны таң калдырды. Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена юл тоттык. Биредә балаларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы». «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясы». Соңыннан балалар “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны тыңладылар һәм карадылар. Бигрәк тә аларга иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Балалар аның күләмле тавышыннан бик канәгать калдылар. Балаларга мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.
Өтернәс һәм Пүкәл авыллары арасында юл-төзекләндерү эшләре бара
Тау чаңгысы комплексында электр-монтаж эшләре бара
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле.30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дигән исем астында тематик сәгать уздырылды.Укучыларга “Дуслык – тормыш бизәге” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шигырь, хикәяләргә нигезләнеп укучылар дуслык турында фикерләрен кәгазь битенә төшереп махсус плакатка беркеттеләр.Әзер сүзләрдән дуслыкка багышланган мәкальләр төзеделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр.
27 - 31 июль көннәрендә безнең активистлар «Сәләт»XI Халыкара яшьләр форумында катнашып кайттылар.
«Җиңү өчен барысы да» дигән Бөтенроссия халык фронты Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүче солдатларга һәм халыкка ярдәм итү өчен "барысы да җиңү өчен" проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында халык фронтының төбәк бүлекчәләренә хәрби бүлекчәләр һәм тыныч халык өчен кирәкле әйберләр, шул исәптән гаскәрләрне матди-техник яктан тәэмин итү кирәк. Шулай ук проектның рәсми сайтында форма аша акча күчереп тә ярдәм күрсәтергә мөмкин https://pobeda.onf.ru/