30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Кош -  канаты, кеше дуслык белән көчле.30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дигән исем астында тематик сәгать уздырылды.Укучыларга “Дуслык – тормыш бизәге” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шигырь, хикәяләргә нигезләнеп укучылар дуслык турында фикерләрен кәгазь битенә төшереп махсус плакатка беркеттеләр.Әзер сүзләрдән дуслыкка багышланган мәкальләр төзеделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International