20 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечлләре "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша…" проекты кысаларында “Кичке уен» оештырдылар.Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү. Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең истәлекләрендә онытылмаслык һәм якты вакыйга булып тора . Бирегә хезмәт көненнән соң килгәннәр, алар бәйрәм иткәннәр - гадәттә, кызлар иң матур киемне - чигелгән алъяпкыч һәм яулык, егетләр - "кәләпүш"- түбәтәй, күлмәк һәм пиджак кигәннәр. Һәр авылда, һәр төбәктә үзенең кич утырулары һәм кичке уеннары булган. Бу кичке уеннарага үзләрен күрсәтергә, башкаларны карарга, танышырга, аралашырга, җырларга, биергә җыелалар . Ә бүген күп кенә уеннар, җырлар, такмаклар, хәтта биюләр дә аерылып торды һәм авыл халкының яки авылның үзенә хас сыйфатларын үз эченә алды. "Назалы"," Түгәрәк уен"," Тубәтәйле уены"," Гөлбану " кебек татар халык уеннары , «Заря зариница”,”Золотые ворота”, «Ой шаль кышет»,”О ти вал-а но», «Занабей ,келялоз-а уз-а?» кебек удмурт һәм рус халык уеннары уйнадык. Җыелган халык барлык проблемаларны да онытып уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.
21 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре илебезнең яңадан торгызылган флагы – «Дәүләт триколорына» багышланган «Россия флагы» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Очрашу бәйрәмнең тарихы турында сөйләүдән башланды, балаларга Россия - бәйсез дәүләт, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары, үз халык тарафыннан сайланган президенты турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында балалар Россия дәүләтенең төп символларын - герб, флаг, гимнны атадылар һәм россия триколоры өч төсенең мәгънәсен аңлаттылар. Балалар Туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Барысы да бик теләп викторинада катнаштылар, асфальтта зур флаг ясадылар.
Иштуган мәдәният йортында «Күңелле кырмыска оясы” экологик танып-белү уены үткәрелде. Чараның максаты: экологик культураны пропагандалау, планетабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итү. Чара барышында кызлар һәм малайлар урман кешеләре – кырмыска күршеләре турында табышмакларга җавап бирделәр, эстафеталарда актив катнаштылар: «тату кырмыскалар», «йөк тапшыру», «кырмыска чабышлары», «кырмыска оясы төзү». Рәсемнәрне карагач, балалар кырмыскалар оясын төрле йөрешләрдән һәм камералардан торган катлаулы корылма булуын күрделәр, анда йомыркалар, личинкалар һәм кырмыскалар урнаштырыла һәм олылар яши. Алар төрле вазыйфаларны башкара: эшчеләр, солдатлар,тәрбиячеләр... балалар кырмыскалар тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Тагын бер бирем, «кырмыска»сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүз төзү тәкъдим ителде. Чара кызыклы гына түгел, файдалы да булды. Уен нәтиҗәләре буенча, балаларны бүләк – баллы приз көтте.
Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшьләр белән "Конфликтларны кисәтү һәм аларны чишү" дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Чара барышында алып баручы әңгәмәне сәламләү сүзләреннән башлады һәм катнашучылар өчен әзерләнгән лекция укыды. Аннары ул "конфликтлар" дигән темага мәкалә укыды. Соңыннан катнашучыларга төрле конфликтлы ситуацияләр тәкъдим ителде. Аларның һәркайсы билгеле бер хәл ителгән конфликтлар буенча үз фикерен белдерде. Шулай ук без "конфликтлы ситуация" төшенчәсен, конфликтны, конфликт барлыкка килү сәбәпләрен һәм структурасын, аның функцияләрен, шулай ук конфликтлы ситуациядә шәхес тәртибенең төп модельләрен карадык. Катнашучылар «конфликт» терминының әһәмиятен белделәр, конфликтның төп төрләре, конфликтлы ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны чишү ысуллары турында белделәр. Аларның һәркайсы "конфликтлы ситуациядә үз-үзеңне тотуыңны бәяләү" тестын үтәде. Чара ахырында "конфликтларсыз тормыш мөмкин түгел, әмма аларны конструктив хәл итәргә өйрәнергә кирәк" дигән нәтиҗә ясалды. Чара фильм карау белән тәмамланды
Агымдагы елның 1нче сентябрендә район үзәге Байлар Сабасы бистәсенә республика хөкүмәте һәм Россия Федерациясе җитәкчеләренең эшлекле сәфәре көтелә
20 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа китап-яңа дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр һәм анда катнашучыларны төрле яшьтәге яшь китап укучылар өчен китапханә фондының кызыклы яңалыклары белән таныштырдылар. Чара барышында китапларга күзәтү ясалды һәм китаплар турында кыскача мәгълүмат бирелде. Бу китаплар балаларга шатлыклы минутлар, тормышта кирәкле файдалы белемнәр бирде, табышмаклар чиштеләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, күтәренке кәеф алдылар.
2022 елның 17-18 август көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату стенды территориясендә 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Кубогының 4 этабы булып узды.
Әдәби пикник - китаплы җәй өчен искиткеч идеяләрнең берсе. 19 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре туган як табигате киңлегендә «Китап, җәй һәм мин - дуслар» дип исемләнгән пикник оештырдылар. Табигатьтә балалар бик теләп тылсымлы әкиятләрне китаплардан һәм журналларының гаҗәеп битләрен карадылар. Чара барышында катнашучылар танылган татар шагыйре, прозаик, драматург-Рөстәм Миргалимнең бу көннәрдә 85 яшьлек юбилее булу уңаеннан биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар шигырьләр укыдылар, табигатьтә хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да. Китап һәм уеннар уку арасындагы тәнәфесләрдә, табигать тавышлары астында чып-чын пикник оештырдылар.
20 август көнне Килдебәк авылында, мәдәният йорты, китапханә һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Щлеге истәлекле көн уңаеннан "Балачак" балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде.